Спорт сәламәтләндереп кенә калмады – яшьләрне берләштерде

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

Ютазы авылында үз эченә берничә спорт төрен алган бәйрәм үткәрелде.

Бәйрәм җирле спорт клубы яшь боксчыларының һәм чаңгы-роллерларда шууны тәкъдим иткән Ютазы чаңгычылары чыгышларыннан башланды. Чарага төсле бизәкләрне һәм күтәренке кәефне “Ютазы йолдызлары” ансамбле биючеләре өстәде.


Бәйрәмдәге иң массакүләм чара Ютазы мәктәбенең бишенче-тугызынчы сыйныфлары һәм өлкәннәр катнашындагы кросс булды. Иң кечкенә укучылар өчен “Күңелле стартлар оештырылды. Урта сыйныфларның кызлар һәм малайлар командалары пионербол уйнады. Малайлар шулай ук мини-футболда көч сынашты. Барлык спорт ярышлары мәктәп укытучылары Ринат Файсханов, Рокыя Вәлидова һәм Рәшит Гыйззәтуллин тарафыннан
оештырылды, ә спорт көнен гомуми оештыруны үз өстенә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Резедә Ганеева алды. Мондый спорт чарасын үткәрү инициативасы, аның сүзләре буенча, җирле хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинованыкы булган. Хатын-кызлар советы, җирлек һәм кулланучылар берлеге белән бергә, шулай ук җиңүчеләр өчен призлар һәм катнашучылар өчен татлы бүләкләр турында кайгырткан. Хатын-кызлар советы рәисе үзе педагогларның һәм мәктәп укучыларының актив позициясен билгели. Ютазы мәктәбе, ди Наилә Хан кызы, аларның тәкъдимнәрен һәрвакыт хуплый, ул – авылда үткәрелә торган барлык чараларда актив катнашучы. Ә спорт кешеләрне сәламәтләндереп кенә калмый, берләштерә дә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International