«Олимп» тәрбияләнүчеләре грек-рим көрәше турнирыннан медальләр белән кайттылар

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Азнакайда спорт мастеры Ибраһим Мингалиев истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча республика турниры узды.

Турнирда «Олимп» балалар-яшүсмерләр мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашты. 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә Илдан Ильясов – икенче, ә Алинур Хәмитов өченче урынны яулады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International