Уруссуның күп фатирлы йортлары түбәдән фасадына кадәр ремонтланачак

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Күп фатирлы йортларны агымдагы елда ремонтлау программасына Урыссу бистәсендәге унике йорт кертелгән.

Планнарда – Горький урамы, 1, Куйбышев урамы, 8, Альберт Шамкин урамы, 49, Урыссу урамы, 30, 32, 34, 42, 51а, Пушкин урамы, 107, 109, 111, 113 санлы йортларының түбәләренә һәм фасадларына капиталь ремонт уздыру. Квалификацияле сайлау нәтиҗәләре буенча, подрядчы итеп капиталь төзелеш идарәсе сайланган. Бүгенге көндә сигез йортта ремонт эшләре тәмамланган: биредәге кыек түбәләр күзләрне куандыра. Эшләрне тулаем 20 августка кадәр тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Владимир Осин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International