- Бүген белгечләр үсемлекләрнең кызу һава торышына каршылык күрсәтүгә сәләтлелеген арттыру өчен эретелгән карбамидка стресска каршы препаратлар кушып, уҗым басуларының өметле участокларын эшкәртергә киңәш итәләр. Алар, сәгате суккач, шушы ук чараны сабан культураларына карата да кулланырга мөмкин, дип табалар. Бәлкем, туфрактагы дым яңгырларга кадәр барып җитәргә дә ярдәм итәр. Әмма без дә мөмкин булган кырлардагы дымны мөмкин булган чаралар күреп сакларга бурычлыбыз, - дип аграрчылар каршына максат куйган министр, тулаем район эшчәнлегенә карата бернинди дә дәгъва белдермәде.
Җирле җитештерүчеләрне борчыган сорауларга җавап биргән Марат Әхмәтов, эш сәфәрен белән Баулы районына китте.