Балалар техник иҗатын үстерү буенча Республика Фестивале

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

2014 елның 24 маеннан алып 25 маена кадәр "Казан ярминкәсе" үзәге территориясендә балалар техник иҗатын үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль җирлекләр арасында Республика Фестивале узды.Фестиваль үз эченә төрле техник юнәлешләрне алган, шулай ук төрледән-төрле муниөипаль бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге бирде. Ул балаларның һәм яшьләрнең аң-белемен, фәнни-техник иҗатка укучыларны тагын да ныграк тарту максатыннан оештырылган иде. Фестивальда катнашучылар - гомуми белем бирү оешмаларының, өстәмә белем бирү мәктәпләренең һәм профессиональ белем бирү мәктәпләренең  9 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге укучылары катнаша алды. 
Ютазы районының Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре шулай ук әлеге фестивальга чакырылу иделәр. Күргәзмәгә Ютазы районы катнашучылары түбәндәге экспонатларны тәкъдим иттеләр: авиамодельләштерү, автомодельләштерү, робототехника, уйлап чыгару һәм конструирование, агач эшкәртү. Фестивальне ТР Мәгариф һәм фән министры Эгель Фәттахов ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында нәкъ менә шушы яшьтә балаларны техникага тарту кирәк, чөнки төрле түгәрәкләр һәм дәрестән тыш чаралар вакытында укучылар тагын да үзләренә яңа һөнәр алалар һәм техникага тартылалар дип, билгеләп узды. Без киләчәккә яңа кадрлар әзерләргә тиеш, дип сүзен йомгаклады. 

Фестивальда катнашып Ютазы районы укучылары дипломнар һәм кубоклар белән кайттылар:
1. "Егерме иң яхшы идея" проектын яклау номинциясендә Мөхәмәтҗанов Фәрхәд (7 сыйныф, Ютазы мәктәбе) Укытучысы Филиппов С.В. "Эрудит" түгәрәге;
2. "Уйлап чыгару һәм конструирование" номинациясендә Мәхмүтов Фәрит (9 сыйныф укучысы, Ютазы мәктәбе) укытучысы Рафиков И.Х. "Мастерлар иле" түгәрәге.
Фестиваль кысаларында Урыссуның икенче санлы һәм Урыссуның 3 санлы мәктәбе укучылары ( җитәкчеләре Вәгыйзов Л.Х., һәм Овчинникова О.Н.) Робот техникасы буенча олимпиадада катнаштылар. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак. 

           
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International