Район үзәгенең Солнечный микрорайонында һәм Кәрәкәшле авылында тиздән спорт мәйданчыклары эшли башлыячак

2014 елның 27 мае, сишәмбе

Район үзәгенең Солнечный микрорайонында һәм Кәрәкәшле авылында универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше тәмамланып килә.

Ул үз эченә мини-футбол, баскетбол, волейбол, тренажер мәйданчыкларын алган. Торак пунктларда спорт мәйданчыклары тергезүгә нигезләнгән Республика программасы буенча эш якын киләчәктә Урыссуның 3 санлы мәктәбе, Ютазы һәм Димтамак авыллары территориясендә башланачак, дип белдерделәр районның яшьләр эше буенча, спорт һәм туризм бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International