Ел саен “Каравон”, үзенә тагын да гашыйкларны арттырып, бәйрәмгә яңа төсмер бирә. Әлеге чараның бөтен мөһимлеген, әһәмиятен аңлап, фестивальдә катнашучыларны сәламләргә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде. Ул мәдәният елы кысаларында рус мәдәниятенә, аның фольклорына, славян язуына күп милләтле Татарстан, аның җитәкчелегенең аерым игътибар бирүен билгеләп үтте. Фольклор фестивале төрле милләт халкының бердәм булып яшәүнең иң яхшы йолаларын хуплый, аларның тормышында очраган зур һәм кечкенә, катлаулы һәм гади сорауларны чишүдә ярдәм итә. 120 дән артык милләт яшәүче Татарстан өчен бу чын тормыш мәктәбе. “Бары тик дус булып һәм килешеп яшәп кенә, без уңышка ирешә һәм бәхетле була алачакбыз” – дип сүзен йомгаклады Мөхәммәтшин. Ул шулай ук республика Президенты Рөстәм Миннеханов котлавын да җиткерде. Анда “Каравон” бәйрәменең күптән инде республиканың везит карточкасына әверелүе, шул рәвешле башка халык яратып өлгергән башка бәйрәмнәр арасында лаеклы урын яулавы турында әйтелгән иде. Рус Никольск авылында халык җыр традицияләрен тергезү белән берлектә дини – әхлакый кыйммәтләр дә кире кайтарылган, бөтен ил белән Николай Чудотворец чиркәве тергезелгән. “Каравон” мисалында рус халкының тынычлыкка һәм бердәмлеккә ашкынуының никадәр зур булуын аңлыйсың.
Бәйрәм барышында тамаша кылучылар алар нигез салган – “Каравон” фольклор коллективының иң өлкән катнашучылары белән таныштылар. Реконструкциядән соң тагын да мәхабәтләнә төшкән чиркәүдә булдылар, үзәк сәхнәдә бөтен илгә танылган “Буран әбиләре”нең чыгышы иң күңелле мизгелләрнең берсе булды. Әлеге танылган коллектив җырчылары гади һәм замана җырларын башкарып, үзләренең җыр бәйгеләренә тамашачыларны җәлеп итеп, фестиваль мөхитенә бер бизәк өстәделәр.
Күп санлы сәүдәгәрләрне, җырчыларны, биючеләрне үзенә сыйдырган “Каравон” кешеләрне тагын да үзара якынайтты. Алар сөйләмендә яңа очрашуларга, “Янәдән саумы, “Каравон!” диюгә өмет яңгырады.