Районда “Игътибар, балалар!” кисәтү операциясе дәвам итә

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

Республикада, шул исәптән районда хәзерге вакытта “Игътибар, балалар!” кисәтү операциясе үткәрелә.

 Җәйге каникул башланган чорда балалар җәрәхәтләнүен киметүгә йөз тоткан операция 19 июльдә тәмамланачак. Траспорт чарасы белән идарә иткәндә, шоферларга аеруча игътибарлы булырга, тизлек режимын бозмаска, автомобильләр өчен махсус эшләнгән балаларны саклау җайланмаларыннан файдаланырга киңәш ителә. Балигълык яшенә җитмәгән малайларга һәм кызларга аларның әти-әниләре тагын бер кат юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлатырга бурычлылар.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International