Районда "Мәк-2014" опреатив - профилактик операциясенең I этабы старт алды

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
"Наркотикларсыз тормыш" наркотиклар белән көрәш айлыгы кысаларында районыбызда "Мәк-2014"  оператив-профилактик операциясенең I этабы старт алды. Татарстанның наркополицейскийлары халык белән наркотик матдәләргә керүче үсемлекләрне үстергән очракта нинди чаралар күрелүе турында аңлатма эшләре алып баралар. Үз участогыңда 10 үсемлек мәк һәм 20 үсемлек киндер үстергән очракта 300 сумга кадәр штраф салынуы яисә ике елга кадәр ирегеңнән мәхрүм ителү турында кисәтәләр. Законнан тыш наркотик матдәләрне саклаган, үстергән яисә халыкка тарату турындагы очракларны белгән кешеләргә Казан шәһәрендәге наркоконтроль Идарәсенә  (843) 273-43-45,яисә Бөгелмәдәге  (855 94) 4-22-50, һәм 02 телефоннары буенча хәбәр итергә була. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International