Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбубакиров үткән атнада район гражданнарын кабул итте.
Депутатка шәхси гозерләре белән мөрәҗәгать иткән район халкын, нигездә, җылылыкка тарифларның нык артуы, Россинең суд-хокукый системасындагы гаделсезлекләр, ипотека кредитына ставкаларның югары булуы, авылларда аз комплектлы мәктәпләрне саклау, зур булмаган район мәктәпләрен тәмамлаган балаларга вузларда урын күбрәк бирелмәве борчыды. Әбубакиров мөмкин булган сорауларга урында ук җавап бирде, кайберләрен игътибарга алды.