Кичә Урысссуның "Энергия" стадионында Ютазы халкына Салават Фәтхетдинов концерт күрсәтте.

2014 елның 31 мае, шимбә
Кичә Урысссуның "Энергия" стадионында Ютазы халкына Салават Фәтхетдинов концерт күрсәтте. Өч сәгоатькә якын барган кичә чыннан да җыйналган халыкны ял иттерде. Стадионда алма төшәрлек тә урын юк иде. Әлеге концертны районыбыз башлыгы Рөстәм Нуриев язгы чәчү эшләрен уңышлы тәмамлау хөрмәтенә, кыр батырлары өчен рәхмәт йөзеннән чакырган иде. Чыннан да рәхәтләнеп ял итте ютазылылар. Алар җырчыларның җырларын һәм шаян сүзләрен генә тыңлап калмыйча, үзләре дә рәхәтләнеп Салават Зәкиевич, Хәмдүнә Тимергалиева, Фирзәр Мортазин   белән бергә җырлап утырдылар. Рөстәм Нуриев артистларга рәхмәт әйтеп, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Чыннан да районыбызда чәчү эшләре уңышлы гына тәмамланды, ә хәзер җир-анага яңгыр кирәк!!! Ходай Тәгаләдән яңгыр сорыйк ютазылылар!!!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International