Яңа Каразирек авылының 100-еллык юбилее

2014 елның 31 мае, шимбә
Бүген шаулап-гөрләп Яңа Каразирек авылының 100-еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә ерак-араларны якын итеп кайткан авылдашларын авыл җирлеге башлыгы Рамиль валиев сәламләде. Район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова район җитәкчесе Рөстәм Нуриев исеменнән, башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подовалов исеменнән һәм шәхсән үзеннән Каразирек авылы халкын шушы истәлекле бәйрәм белән тәбрик итте. Һәр барчасына исәнлек, саулык, тазалык-байлык теләде һәм авылны төзекләндерүгә тотылачак җитәкчелек исеменнән 50 000 сумлык сертификат тапшырды. Чарага тагын да бәйрәм төсмере өстәгән, үзенең авылдашларын котларга дип кайткан Татарстанның һәм Башкортстанның  атказанган җырчысы Фән Вәлиәхмәтов, район мәдәният йорты артистлары һәм "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле тагын да бәйрәм төсмере өстәделәр. Каразиреклеләр бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр, авыл тарихын чагылдырган китап та чыгарганнар, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына әзерләнү кысаларында авыл ветераны, элеккеге укытучы Рәсимә апа яу кырында ятып калган авылдашлары турында тарихи мәгълүматлар туплап авыл музеена тапшырган. Аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм чыннан да күңелле узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International