Балаларны яклау көненә Урыссуда зур бәйрәм оештырганнар иде

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Балаларны яклау көне уңаеннан Урыссу бистәсендә зур бәйрәм чаралары узды. Чара 1 июнь көнне балалар паркында үтте. Бу көнне балалар иҗат үзәге тәрбиячеләре балалар өчен театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Һәм әлбәттә инде, шаян уеннар, традицион асфальтта рәсем ясау бәйгесе. Җиңүчеләрне татлы бүләкләр көтә иде. Бу көнне балалар паркына килгән һәр сабый бүләккә туңдырма белән сыйланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International