Мәгъсүм һәм Әлфия Галләмовлар, шулай ук Сәйрин һәм Нәсыйха Сәлимшиннар гаиләләре алты кыз һәм егеткә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру өчен загс бүлегенә чакырылды. Ике пар да ярты гасырдан артык булган гаилә стажына ия. Алар лаеклы хезмәт куеп кына калмаган, бер-берсен хөрмәт итүче һәм аңлаучы гаилә парлары да. Загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова сүзләре буенча, Әлфия Камай кызы һәм Мәгъсүм Гарәф улы быел үзләренең бергә яшәүләренең илле җиденче еллыгын бәйрәм итәчәкләр. Бу еллар дәвамында алар бер-берсенә ихтирам һәм җан җылысы саклап гомер кичергән. Әлфия апа озак еллар дәвамында оборона предприятиесендә эшләгән. Ә аның сөекле тормыш иптәше утыз ел эшләп, пенсиягә автотранспорт предприятиесеннән киткән. Әлеге бәхетле пар тулы көченә предприятиедә генә эшләп калмаган, үз йортын да төзегән һәм биш бала да үстергән. Ә Нәсыйха Миңнебай кызы һәм Сәйрин Сабирҗан улы 53 ел бергә гомер итәләр. Нәсыйха апа Электросоединитель заводында эшләгән, Сәйрин ага мәдәният бүлегендә хезмәт куйган. Сәлимшиннар ике ул тәрбияләп үстергән. Аларның гаилә учагы балаларының һәм оныкларының күңел җылысы белән сүнми.
Хөрмәтле кунакларга багышлап район мәдәният йорты артистлары башкаруында җырлар яңгырады. Загс бүлеге начальнигы әлеге хөрмәтле гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Үз әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен аларның балалары да җиткерде. Яшь паспорт кабул итеп алучыларга алар тормышындагы төп документны тапшырып, ТР буенча Россия федераль миграцион хезмәте Идарәсенең Ютазы районындагы Территориаль пункты начальнигы Ләйсән Гарифуллина яшьләргә кунаклар үрнәгендә үз илләренең лаеклы гражданнары булуларын теләде.