Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең 6 сыйныфы укучысы Полина Никитина “Юл хәрәкәте кагыйдәләре балалар күзе белән” республика рәсем конкурсында икенче урынны яулады.
Конкурс балалар һәм үсмерләр арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау максатында үткәрелде. Бу конкурста Гөлназ Хәмидуллина эше дә кызыксындыргыч бүләк белән билгеләнде. Кызларның эше белән укытучы Рузилә Максеева җитәкчелек иткән.