Район вәкилләре Башкортстан Республикасының Октябрский шәһәрендә эшләп килүче коммуналь-төзелеш техникумының директоры белән очрашты.

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Узган атнада безнең район вәкилләре Башкортстан Республикасының Октябрский  шәһәрендә эшләп килүче коммуналь-төзелеш техникумының директоры Рифмир Мәрдамшин белән очрашты. Очрашуның максаты – безнең районга  яшь специалистларны җәлеп итү. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вадигуллин белән бергә очрашуга барган оешма һәм предприятие вәкилләре: алар Урыссу электромеханика заводыннан Сафин Тәлгать һәм РЭС БЭС начальнигы Алмаз Галимов үз предприятиеләренә бүгенге көндә таләп ителгән икътисад һәм юридик юнәлештәге эшчеләр таләп ителүен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International