"Ай рәхмәт"

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Узган ялларда районыбыз авылларында тирә-якны җырга-моңга күмеп,  гармун тавышлары яңгыратып сөрән җыйдылар. Әлеге буыннан-буынга күчеп килүче милли йолабыз Акбаш авылында да узды. Сабантуй бәйрәме алдыннан авыл халкыннан бүләкләр җыеп "Ай рәхмәт"  әйтүләр борынан калган йолабыз. Авыл халкы сөрән җыючылар белән рәхәтләнеп уйнады, җырлады, биеде. Олысы да, кечесе дә бәйрәм рухы белән яна башлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International