Уен - ул балалар тормышының бер өлеше. Уен вакытында балалар уйлыйлар, шаяралар, аларның аң-белем дәрәҗәсе үсә төшә, сәләтләре ачыла, тирә-як дөньяны бөтенләй икенче яклап күрә-таный башлыйлар. Саф һавада уйналган уеннар бигрәк файдалы балалар өчен. Без, укытучылар, балаларны тирә-як табигать белән таныштырырга, аңа сакчыл караш тәрбияләргә бурычлы. Балалар иҗаты үзәге тәрбиячеләре көн сан балалар паркында, йорт яны территорияләрендәге балалар мәйданчыкларында төрле-төрле ярышлар, уеннар оештыралар, уеннар уйныйлар.