Балаларны яклау көне уңаеннан Әлмәт шәһәрендә "Минем кайгымны уртаклаш" дигән химая акциясе узды

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Әлмәт, Лениногроск, Ютазы һәм Баулы районнарыннан килгән гаиләләр өчен "Минем кайгмны уртаклаш" шигаре астында  чын-чынлап бәйрәм чарасы оештырган "Забота" химая фондының учредителе, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы Депутаты Ришат Әбүбәкеров.
30 май көнне шәһәрнең иң уңайлы кафесына гаиләләрендә авыру балалар булган гаиләләр чакырылган иде. "Забота" фонды әлеге гаиләләрне үзенә опекага алды һәм аларның әлеге авыруларын ничек тә булса җиңеләйтү өчен бар көчен куя. Әлеге матур бәйрәм көнне без балаларның күңелләрен күрергә, ничек тә булса аларга җиңеллек эшли алуыбызга без бик шатбыз. Илебезнең киләчәге - безнең балаларыбыз кулында. Әлбәттә, дәүләтебез ярдәмгә мохтаҗларга булыша. Әмма барысына да ярдәм итү өчен дәүләтнең акчасы җитеп бетми. Шуңа күрә авыр тормыш юлына юлыккан кешеләргә ярдәм итәргә әзер булган кешеләр күбрәк булырга тиеш, - дип җыелучыларны сәламләде Ришат Әбүбәкеров.  "Забота" фонды әле ике ел гына эшләвенә дә карамастан, авыру балаларга, ветераннарга  ярдәм күрсәтү буенча бик күп эшләр башкарылган. 150 кеше генә дә әлеге фондтан акчалата ярдәм алырга җитешкән инде. Безне күреп башкалар да безгә кушылырлар, дип сүзен йомгаклады җитәкче. Әйдәгез бергәләп ярдәм итик. Балалар Ришат Фазлетдин улыннан 50 шәр мең акча алдылар. Шундый мөһим, кирәкле бүләкне алганда балалар һәм аларның ата-аналары Ришат Әбүбәкеровка һәм аның фондында эшләүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International