Саумы, Сабантуйлы киң мәйдан!...

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Мөгаен, тәүге көннәрдә күпләр күңелләре белән табигатьнең бөтен гүзәллеген үзенә җәлеп иткән Какылы Күл авылы янындагы болынга тартыладыр. 

Бик тиздән монда халкыбызның сөекле бәйрәме – район Сабан туе узачак. Шуны аерым билгеләп үтәргә кирәк, быел әлеге милли бәйрәмебезне үткәрү тәртибенә бераз үзгәрешләр кертелде: район Сабан туе шимбә, 7 июньдә, торак пунктларда якшәмбе, 8 июньдә узачак. Катнашучыларны, җанатарларны традицион уеннар һәм спорт ярышлары белән бергә кагыйдәләрсез көрәш тә көтәчәк. Җыр-моңга гашыйклар башкалабыздан киләчәк яшь артистлар Рифат Хөснияров, Диләрә Илалтдинова, Фаяз Фасыйхов башкаруындагы моңлы, дәртле җырларны тыңлый алачак. Кадерле ютазылылар,  районыбыз кунаклары, Сабантуйларга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International