Районыбызның өч укытучысы акчалата премиягә ия булдылар

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасында “Мәгариф” өстенлекле милли проектын тормышка ашыру кысаларында районның өч укытучысы акчалата бүләкләүләр кабул итте.

   Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Оксана Низамиева, Иске Урыссу мәктәбенең технология укытучысы Мәүлидә     Рәфыйкова һәм Урыссу гимназиясенең башлангыч сыйныфлары укытучысы Алсу Рәхмәтуллина педагогик эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен 100 мең сум күләмендә премия алдылар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International