Район мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең театраль коллективлары арасында «Театраль очрашулар” конкурсы узды.

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Конкурс театральләштерелгән эшчәнлектә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең эш тәҗрибәсен баету һәм тарату һәм балаларны театраль культурага җәлеп итү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгати-эстетик үсешләре буенча театраль эшчәнлектәге эшләрне яңарту максатында үткәрелде. Билгеле татар һәм рус язучыларының әкиятләре сәхнәләштерелде. Жюри барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларының конкурска иҗади якын килүен билгеләп үтте. Барлык балалар да үзләрен чын актерлар итеп күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International