Татар теле укытучылары уку елына нәтиҗәләр чыгардылар

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Урыссудагы 3 санлы мәктәп базасында узган уку елы нәтиҗәләре һәм алдагы елга бурычларны билгеләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды.

Семинар барышында район методик берләшмәсенең эшенә, укытучыларның һәм укучыларның конкурсларда катнашуларына анализ үткәрелде, олимпиадаларга катнашуларга нәтиҗә ясалды. Мәгариф бүлеге методисты Светлана Хәбибуллина татар теле укытучыларының төбәкара конференциясендә катнашучыларга сертификатлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International