“Наркотиклардан башка тормыш”

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

“Наркотиклардан башка тормыш” дип аталган масштаблы наркотикларга каршы көрәш айлыгы чорында “Мәк-2014” бөтенроссия оператив-профилактик операциясенең Iэтабы старт алды.

Татарстан наркополицейскийлары тарафыннан составында наркотиклар булган үсемлекләрне үстергән өчен җаваплылык турында халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Участокта 10 мәк һәм 20 киндер үсемлеге үскән очракта, дип кисәтә алар, 300 мең сумга кадәр штраф яки ике елга кадәр срокка иректән мәхрүм итү каралган. Үсемлек төрендәге наркотик чараларны законсыз рәвештә үстерү, сату яки саклау турында Казандагы һәм Бөгелмәдәге наркоконтроль Идарәсенең (843) 273-43-45 һәм (85594) 4-22-50 тәүлек әйләнәсендәге телефоннары, яисә 02 телефоны буенча шылтыратырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International