Ютазы мәктәбе укучысы Алия Низамиева II дәрәҗәдәге лауреат булды

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Россиядә мәдәният елы кысаларында “Сөйкемле Шүрәле” халыкара иҗади эшләр конкурсы үткәрелде.

Конкурс халык сәнгате традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, Росссиядә һәм аннан читтә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатын популярлаштыруга, балаларны һәм яшьләрне эстетик тәрбияләүгә юнәлтелгән. Конкурс нәтиҗәләре 1 июньдә, конкурс лауреатлары һәм дипломантлары эшләре күргәзмәсе ачылу кысаларында ясалды. Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчесе Алия Низамиева (җитәкчесе Гөлназ Гәрәева) II дәрәҗәдәге лауреат булды, диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International