Урыссуда мичләр һәм төтен чыккычлар төзекме?

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Агымдагы елда ике кеше ягыннар вакытында вафат була. 19 майга районда сигез янгын чыккан. Моның турында атна саен уздырыла торган оператив киңәшмәдә Ютазы районының янгын куркынычсызлыгы начальнигы Марат Харисов җиткерде. Бигрәк тә ул ут белән дөрес эш итмәү, автомобильнең механизмнары дөрес эшләмәү, мичләрнең һәм төтен чыккычларның төзек булмавын сәбәп итеп күрсәтте. Моннан тыш Урыссу бистәсендә, Дим-Тамак, Кәрәкәшле, Ютазы, Әбсәләм, Бәйрәкә, Каразирек, Акбаш, Иске Урыссу һәм Бәйрәкә-Тамак авыл җирлекләрендә кипкән үләнгә ут кабуның 18 очрагы да теркәлгән. Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре профилактик чаралар уздыру өчен Ак-Чишмә, Салкын-Чишмә, Кымыз-Тау, Тарлау, Хөррият кебек кечкенә авылларга чыктылар. Шулай Ак -Чишмә авылында янгын пирсы кую мөһим - бу янгын машинасы су алырга керә торган урыны. Ә шулай да машиналарның янгын сүндерергә баргач кайдан су алуы кайбер авылларда бүген дә сорау булып кала бирә. Мондый проблема, мәсәлән, Иске Каразирек авылында да куелган. Азактан Харисов авыл җирлекләре башлыкларын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат авылларда яшәүчеләргә искә төшерергә кирәклеген искәртте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International