Күңелле стартлар

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Балалар күп вакытларын урамда уздырырга яраталар. Аларга саф һавада йөрү бик файдалы. Моннан тыш урамда аларны күңелле вакыйгалар да көтеп тора. Барлык "урам" уеннары да кызыклы, мавыктыргыч булып тора, ә балалар паркында аларның уеннар уйнарга тагын да күбрәк урыннары бар. Алар анда дуслары белән аралашалар, шаяралар, йөгерешәләр. Балалар иҗат үзәге укытучылары бигрәк тә саф һавада уйнала торган уеннарга өстенлек бирәләр. Алар балалар тагын да ныграк, көчлерәк булачак дип саныйлар. Бүген алар өчен "Гайдарка" мәйданчыгында мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар өчен төрледән-төрле кызык, мавыктыргыч уеннар оештырганна иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International