"Ай рахмат" бистә һәм авыл урамнары буйлап узды.

2014 елның 6 июне, җомга
4 июнь көнне район мәдәният йорты артистлары Урыссу бистәсендә һәм Байлар авылында, станция якларында моңлы баян тавышын яңгыратып урамнар буйлап Сабантуй батырларына, ярышларда катнашучыларга дип әзерләнгән яулыклар, күчтәнәчләр, бүләкләр җыярга чыктылар. Әлеге борынгы йолабыз әби-балаларыбызга барып тоташа. Алар да элеккеге заманнарда урамнар буйлап, бәйрәм алдыннан "Ай рәхмәт" әйтеп йөргәннәр. Чибәр кызлар үз куллары белән чиккән сөлгеләрне, ашъулыкларны Сабантуй батырларына дип биргәннәр. Бу традицияләр безнең көннәргәчә саклану үзе бер матур күренеш. Бу көнне район мәдәният йорты артистлары район халкын җырлары, дәртле биюләре, шаян сүзләре белән ачтылар. Җыелган бүләкләр бәйге һәм ярышларда катнашучыларга өләшенәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International