Велотрек

2014 елның 6 июне, җомга
2014 елның 6 июнендә "Балалар иҗаты үзәге"нең өстәмә белем бирү укытучылары Балалар паркында велосипедлар белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан, лагерьга йөрүче балаларга эстафеталар оештырдылар. Эстафета велосипедта йөрергә яратучы балалар белән уздырылып 53 баланы үз эченә туплаган иде. Ярышлар "Спорт безне берләштерә!" шигаре астында узды. Чараның максаты - балаларны спорт белән шөгыльләнергә чакыру һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Призерлар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Чараны карарга килүчеләр дә бүләксез китмәде, аларга тәмле, баллы күчтәнәчләр өләштеләр.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International