Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2014 елгы Сабан туе бәйрәме уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
2014 елның 7 июне, шимбә
Кадерле татарстанлылар!
Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм
шәхсән үзем сезне Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
Күп гасырлар дәвамында милли гореф-гадәтләребезне кадерләп
саклаган һәм баеткан әлеге гүзәл бәйрәмдә татар халкының иң күркәм
сыйфатлары - хезмәт сөючәнлек һәм алдынгылыкка омтылу, киң күңеллелек
һәм кунакчыллык, туган телебезгә һәм мәдәниятебезгә мәхәббәте чагылыш
таба.
Язгы кыр эшләре тәмамланган бу көнне без Җир-анабызны һәм бай
уңыш җыеп алу, республикабызны азык-төлек белән мулдан тәэмин итү өчен
ял белми эшләгән авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Кыю батырларны
данлыйбыз, ат чабышларында җиңүчеләрнең җитезлегенә сокланабыз, милли
җырлар тыңлап, очкынлы биюләр карап хозурланабыз, танылган мәдәният
һәм сәнгать әһелләрен алкышлыйбыз.
Бәйрәмнең ачык һәм үтемле булуы, аның халыкчанлыгы -
татарстанлыларның уртак рухи мәдәниятенең мөһим өлеше һәм бөек
казанышы. Мәдәният елы һәм Казаныбызның төрки дөньяның мәдәни
башкаласы дип игълан ителүе быелгы Сабан туена яңа төсләр өстәр, аны
күпсанлы тантаналар арасында кабатланмас вакыйга итәр дип ышанам.
Бәйрәмдә һәркем мавыктыргыч бәйгеләрдә катнашып күңел
күтәренкелеге өстәсен, халкыбызның бай мәдәни тормышы белән якыннан
танышсын, ярышу һәм шатлык хисен тоя алсын!
Барыгызга да яхшы кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Район төзелеш мәйданчыкларын тикшерделәр
Ютазы районының социаль объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау барышы белән ТР «Главинвестстрой» ДКИ директорының беренче урынбасары Илдар Рәшитов танышты.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре патриотизм дәресе үткәрде
Урыссу бистәсенең 2нче мәктәбендә 5 «А» сыйныфы укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре мөһим һәм күңелгә үтеп керерлек патриотизм дәресе үткәрделәр. Китапханәче Рузилә Гәрәева балаларга илебез тарихының героик һәм фаҗигале битләре, авыр сынаулар аша үткән буыннарның батырлыгы һәм ныклыгы турында сөйләде.
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Яшь баскетболчылар Җиңү көнен турнирда җиңү белән билгеләп үттеләр
2026 елның 2 маенда Октябрьский шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган баскетбол буенча шәһәр беренчелеге узды. Турнир энергияле һәм максатчан спортчыларны — 2014 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләрне җыйды, алар чын спорт рухын һәм көрәш дәртен күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз