Узган атнада Ютазы авылының район кулланучылар җәмгыяте кафесында Милли ашлар көне чарасы узды.

2014 елның 9 июне, дүшәмбе
  Узган атнада Ютазы авылының район кулланучылар җәмгыяте кафесында Милли ашлар көне чарасы узды. Әллә каян аңкып торган тәмле хуш ис чарага җыелучыларның тизрәк өстәл артына утырып сый-нигъмәттән авыз итеп карыйсыларын китергәндер, мөгаен. Алып баручылар кыскача гына Ютазы авылының тарихы белән таныштырып үтсә, кулланучылар җәмгыяте директоры Радик Гәйнетдинов кунакларны сәламләп, аларга исәнлек-саулык теләде.  Татар халык ашларының бөтен җирдә дә пешерелүен ассызыклап үткән Радик Гайнетдинов үзләренең кафеда эшләүче пешекчеләрнең үз эшләренең осталары булуларын да әйтергә онытмады. Без генә түгел, буынна-буынга күчеп балаларыбыз да милли ашларны онытмаска тиешләр диде ул үз чыгышында. Бөтен җаныңны биреп пешерсәң генә, ашларың тәмле, телне йотарлык булып пешә, дип билгеләп үтте жюри әгъзалары. Авыл имамы Камил хәзрәт тә әлеге көнне уздыру бик күркәм эш икәнен, һәм тагын да күбрәк кешеләрне җәлеп итеп оештырырга кирәклеген әйтеп узды. Әлеге бәйрәмне матур бер традициягә әйләндерергә кирәк дип оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Аннары җыелган халык тәм-томнан авыз итте, пешекчеләргә бәя бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International