Урыссуда яңгырлар явып үтте

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

Бу көннәрдәге явым-төшемне район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин бәя биреп бетергесез яңгырлар, дип билгеләп үтте.

         Урыссу бистәсендә дым 37 миллиметрны тәшкил итте. Яңгыр яумаган бер генә иген кыры да калмады. Көзге игеннәрнең башак тутырып килүен, сабан культураларының көпшәләнү фазасына керүен исәпкә алсак, бу чорда ифрат та хаҗәт булган дымны бүләк иткән яңгырлар – кыйммәтле хәзинә, дип үз фикерләре белән уртаклашты тәҗрибәле агроном. Якын көннәрдә игенчеләр каршында чәчүлекләрне чүп үләннәреннән, корткычлар, авырулар “һөҗүменнән” саклау һәм яклау бурычы тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International