Ике дин Сабантуйы

2014 елның 16 июне, дүшәмбе
Бүгенге көндә диннәрнең бер-берсенә якынаюы кебек сораулар алга чыкты. Шулай безнең районда да бердәм булып яшәү, дус һәм татулыкта тормыш кичерү максатын алга куеп 11 июнь көнне "Энергия" стадионында "Кече Сабантуй" узды. Сабантуйга чиркәүнең якшәмбе мәктәбеннән һәм "Фәнис" мәдрәсәсеннән балалар чакырылган иде. Алар өчен төрле күңел ачу чаралары булды. Үзләренең шаян биюләре белән "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле дә балаларны шатландырды. Шаян бәйгеләр һәм уеннар узды. Роман атакай һәм Марат хәзрәт Мәрданшин шундый күңел ачу чарасы оештырганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм мондый чаралар тагын да күбрәк булса иде, дигән теләкләре белән уртаклаштылар. Чара "бердәм Россия" партиясеннән бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International