Ютазы районында "Игътибар - балалар!" акциясе дәвам итә

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

 «Игътибар – балалар!” профилактик операциясе уздыруның унбиш көне эчендә Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, полиция участковыйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән берлектә, биш рейд уздырылган.

Күрсәтегән чорда транспорт йөртүчеләрнең балаларны йөртү кагыйдәләрен 24 тапкыр бозулары ачыкланган, дүрт шофер юл хәрәкәте кагыйдәләренә ярашлы, җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән, дүрт җәяүле үзләре кагыйдә бозган. Шулай ук әлеге төрдәге транспорт чарасы белән идарә итәргә хокуксыз бер балигъ булмаган скутер йөртүче тоткарланган. Аның әти-әнисенә балаларын контрольдә тоту һәм тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәгән өчен административ беркетмә төзелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International