Районда "Трактор-Прицеп" операциясе бара

2014 елның 17 июне, сишәмбе

Хәзерге вакытта Ютазы районында, бөтен республикадагыча, ЮХИДИ линиясе буенча ике профилактик операция үткәрелә.

9 июньнән 30 июньгә кадәр, Дәүләт техник күзәтчелеге белән берлектә, тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылмаларны йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклау буенча “Трактор-Тагылма” операциясе оештырылган. Ә 1 июньдә башланган “Автобус” операциясе 20 июньдә тәмамланырга тиеш. Аның максаты – транспортта кешеләрне йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм пассажирлар йөртү буенча эксплуатациядә булган транспорт чараларының техник торышын контрольдә тоту. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International