Ютазы районында "Хәтер шәме" дип исемләнгән акция узачак

2014 елның 20 июне, җомга
22 июнь көнне бөтен Русиядә хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтәләр. Моннан күп еллар элек - 1941 елда кеше хәтерендә озак еллар саклана торган, күп гаиләләрне әтисез, ирсез, абыйсыз калдырган Бөек Ватан сугышы турында бара. Әлеге сугыш кырларында үлеп калучыларны бөтен Россия искә алачак. 21 июнь көнне кич белән бөтен җирдә дә "Хәтер шәме" дип исемләнгән акция узачак. Әлеге акциядән "Бердәм Россия"  Ютазы җирле сәяси партиясе дә читтә калмады. Әлеге көн уңаеннан районның мемориаль комплексында хәтер шәмнәре кабыначак. Ютазылыларны әлеге акциядә катнашырга чакырабыз, акция 21 июнь көнне кичке 22.00 минутта узачак. Үзегезнең тәрәзә төбегездә, фатирларыгызда, йортларыгызда кабызырга була әлеге шәмнәрне. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International