Урыссу гимназиясендә яңа уку елына хәзерлек оешкан төс алган.
Узган елдагы кебек, быел да бу эштә коллективка гимназиянең попечительләр советы әгъзасы “Энергосбыт” җитәкчесе Таһир Хөснуллин ярдәм кулы сузган: спорт залының буяулары яңартылган. Берьюлы кабинетларда да төзекләндерү эшләре бара, дип хәбәр итте уку йорты директоры Гүзәлия Котдусова.