Бу көн илебезгә икътисади зыян салып кына калмыйча, моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә кешеләр югалтуга да китерә. Митингта катнашучылар алдында чыгыш ясаган район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова сүзләре буенча, Икенче бөтендөнья сугышында районның 2604 кешесе һәлак булган. Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап башларын салган сугышчылар турында хатирәне саклау безнең изге бурычыбыз, диде ул. Илебезне яклап яу кырына китүчеләр арасында ирләр генә түгел,үзләренә яшь өстәгән унбиш-уналты яшьлек мәктәп укучылары да булган. Сугыш һәм тыл ветераннарына карата рәхмәт сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев, яшьләр вәкиле Алмаз Гомәров чыгыш ясадылар. Яшьгвардиячеләр ихтирам һәм хөрмәт йөзеннән ветераннарга чәчәкләр тапшырдылар. Җәмәгатьчелек, төрле конфессияләр, бистәнең сәнәгать предприятиеләре вәкилләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны бер минутка тын калып искә алдылар һәм Мәңгелек ут янына веноклар һәм чәчәкләр салдылар.