Район башкарма комитетында дүрт гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшыру тантаналы шартларда узды

2014 елның 24 июне, сишәмбе

Район башкарма комитетының утырышлар залында дүрт гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшыру тантаналы шартларда узды.

Гаиләләрендә икенче һәм өченче нарасыйлары туган Урыссу бистәсеннән Мәрданшиннар, Мөгыйновлар, Бәйрәкәтамак авылыннан Газыймовлар, Бәйрәкә авылыннан Вәлиулловларны бу шатлыклы көн белән район башлыгы Рөстәм Нуриев шәхсән котлады. Ата-ананың бәхете – балаларда дип, ул мондый күңелле мизгелләрнең киләчәктә тагын да күбрәк булуын теләде. Гаиләләргә истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International