Төенчек кечкенә булса да, җаваплылыгы зур

2014 елның 27 июне, җомга
Машина Урыссу урамы буенча автозаправка тирәсендә калдырылган була. Аны тикшергән вакытта утыргычлар арасындагы келәм астыннан 9,4 грамм авырлыктагы наркотик матдә белән кәгазь төенчек табыла. Төркмән бистәсендә яшәүче машина хуҗасы Р. сүзләренә караганда, ул аны бер мең сум акчага билгесез заттан сатып алган. Ике көн узганнан соң, Урыссуда яшәүче 36 яшьлек К. тоткарлана. Уголовный розыск хезмәткәрләре контроль сатып алу барышында аңардан үсемлектән җитештерелгән наркотик матдә “юнәтәләр”. Бу гамәле өчен дилерга ирегеннән мәхрүм ителү яный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International