Ютазы чернобыльчыларына торак сертификатлары тапшырылды

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

Безнең районнан торак сәясәте бүлегендә учетта торучы Чернобыль АЭСындагы авариядән арындыруда катнашкан биш кешегә торак сертификатлары тапшырылды.

Торак сатып алуга социаль түләү 2011-2015 елларга “Торак” федераль максатлы программасының “Федераль закончалык белән билгеләнгән гражданнар категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча дәүләт бурычларын үтәү” кече программасы кысаларында федераль бюджет чаралары хисабына тәкъдим ителә. Торак сертификатларын район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов узган дүшәмбедәге киңәшмәдә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International