28 июньгә туры килә, ә беренче тәравих намазы Татарстан мәчетләрендә 27 июньдә укылачак.
Фитыр сәдакасы күләме – 50 сум, зәкят чыгарырга мөмкинлеге булганнарга – 330 сум. Сәламәтлеккә бәйле ураза тота алмаган һәм башка көннәрдә дә каза уразасы тота алмаган көннәргә фидия күләме – һәр көн өчен 150 сум. Әлеге хәер-сәдакалар күләме, Мөхәммәд (с.г.с.) пәйгамбәр әйтеп калдыруынча, бодай оны, хөрмә һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләнә.