Районның тагын ике гомумбелем бирү мәктәбе яңа уку елына пандуслар белән җиһазландырыла.
Узган җәен пандус Урыссуның 2 санлы мәктәбендә куелган булса, агымдагы елның 1 сентябреннән инвалид арбаларына утырган балалар үз яшьтәшләре белән бергә Урыссуның 3 санлы һәм Ютазы мәктәпләрендә укый алачаклар. Баскычны алыштырган авыш мәйданчыклар бөтен таләпләрне үтәп ясалган, шул рәвешле хәрәкәт итү аппаратларында чикләүләр булган балаларга башкалар белән беррәттән уку йортына йөрү мөмкинлеге тудыра. Бу яшь буынга социаль мохиткә яраклашып үсү өчен бик мөһим. Пандуслар “Уңайлы мохит” дәүләт программасы буенча урнаштырыла