Ютазы муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подовалов, башкарма комитет җитәшкчесенең беренче урынбасары Ренат Вадигуллин, идарә итү оешмалары җитәкчеләре һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешма җитәкчеләре белән узган атналык киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:
- торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю буенча халык белән эшләрне көчәйтү. Шулай Бердәм исәп-хисап биргән күрсәтүләр нигезендә май ае өчен түләүләр җыю 104,9% тәшкил итә, бу 5 айга 99,0%.
- Идарә итү оешмаларының коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүче оешмаларга вакытында түләүләрне җибәрү. Хәзерге вакытка җылылык өчен ГВС 464,7 мең сум, суык сү һәм су чыгару өчен 637,9 мең сум, "Теплосервис"ка газ өчен 250 мең сум әҗәт исәпләнә.
- идарә итү оешмаларының үз вакытында капиталь ремонт өчен (5 сум/кв.м.) акчаларны күчерү. План буенча 5 айга 4114,3 мең сум күчерергә тиеш булсак бүгенге көнгә 3871,3 мең сум күчерелгән, бу 94,1% тәшкил итә;
- торак-коммуналь хуҗалык өчен вакытында коммуналь түләүләрне җыеп алу;
- йорт яны территорияләрендә вакытында газоннарга су сибү һәм үләннәрне чабу;
- җәйге вакытта ремонт эшләре алдыннан сүндерелүче коммуналь хезмәтләр турыда халыкны алдан хәбәрдар итү;
- түләмәүче халыкның фатирларында канализацияне томалаучы "КИТ" системасын эффектлы һәм урынлы куллануны дәвам итү.
- алдагы ягулык сезонына әзерлек: ремонт эшләренең графигы, җылылык учеты һәм ГВС приборларын тикшерү; планлы чараларны вакытында эшләү;
- күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм башка төзелеш объектларындагы эшләр.
Киңәшмә барышында шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне вакытында җиткерү, фатирларда газ приборларын урнаштыру, алдагы киңәшмәне кайчан уздыру кебек сораулар да каралды.