Тукай исемендәге җәмгыятьнең комбайн паркы бик яхшы билгегә техник тикшерү узган

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыятьнең комбайн паркы бик яхшы билгегә техник тикшерү узган.

Язгы кыр эшләре чорында берничә тракторның сафтан чыгуын исәпкә алып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең инженер хезмәте уракка керешергә тиешле комбайннар двигательләренең бөтен параметрларын кертеп, диагностик карта әзерләгән. Чөнки техник тикшерү барышында быел комбайннар двигателе торышын ачыклау көн кадагына куелды, дип билгеләп үтте Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы Рөстәм Вәлиев. Алдан карап чыгулар буенча хөкем итсәк, “АгроМир”, “Нәбиуллин”, “Уңыш” агроколлективларында комбайннарны ремонтлау оешкан төс алган, дип тә хәбәр итте ул. Аларның эшкә керешү дәрәҗәсен июль уртасында республика комиссиясе дә тикшерәчәк.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International