Җирлекләрдә бюджет учреждениеләре коллективларының авыл территориясендә, үзәк юл буйларында даими өмәләргә чыгуы гадәти
күренешкә әверелгән.
Акбаш авыл җирлеге мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә үткән июнь аенда Акбаш – Ютазы юл буен чаганнардан азат итсә, агымдагы атнада оештырылган өмәдә алар каты көнкүреш чүпләрен җыйганнар. Иске Каразирек авыл җирлегендә әйтүләренә караганда, Каразирек - Көрәш-Бүләк юл буендагы чүп үләннәре чабылган. Кәрәкәшле авылы җирлегендә Кәрәкәшле – Азнакай трассасын чиста тотуга игътибар бирәләр. Юл буйларыннан чуп-чар тутырылган соры капчыкларны җыештыручы хезмәтнең ни сәбәпледер сафтан чыккан транспорт көпчәкләрен төяп алып китмәве генә аңлашылмый, дип хәбәр иттеләр ышанычлы чыганаклардан.