Күптән түгел безнең районда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре эш визиты белән булып китте.
Район предприятиеләре җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр киңәшмәсе барышында Палатаның власть органнары, сәнәгать предприятиеләре белән конструктив хезмәттәшлек итүләре мәсьәләләре, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә ярдәм итү чаралары тикшерелде. Әйтик, Палата Кече бизнес лизинг компаниясе белән хезмәттәшлекне җайга салуда, партнер банклардан кредит алуда, низаглы вәзгыятьләрне чишүдә булыша. Бу ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев чыгышында сүз шул турыда барды. Шуны билгеләп узарга кирәк, апрель башына районда 115 кече һәм микро-предприятие, 467 шәхси эшмәкәр теркәлән, анда 994 кеше хезмәт куя. Агеев залдан җиткерелгән сорауларга җавап бирде. Әйтик, “Электросоединитель” заводы директоры Рәшит Нәбиуллин заводлыларның еш кына кайбер хезмәтләргә сорап китүе, шул сәбәпле бу хезмәтләрнең эш режимын яңадан карау мөһимлеге турында җиткерде.
Үз чыгышында Агеев илебез сәнәгатенә төрле яклап ярдәм күрсәтү мөһимлеге көн кадагына басуын билгеләп үтте. Район башлыгы Рөстәм Нуриев әйтүенчә, районның гипсокартон җитештерү буенча чагыштырмача яшь предприятиесендә җитештерү күләмнәре арту тулаем икътисадның сәнәгать секторы динамикасында чагылган. Нәкъ менә сәнәгать комплексына район икътисадындагы әйдәүче урын туры килә һәм ул җирле бюджетны формалаштыра. Зур һәм урта предприятиеләрдә районыбыз халкының күпчелек өлеше хезмәт куя. 2014 елның биш аенда әлеге предприятиеләрдәге эшчеләрнең уртача исәбе 4 мең 406 кеше тәшкил иткән. Бу турыда районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырган район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин хәбәр итте. Җитештерү күләмнәренең шактый кимүе, дип билгеләп үтте ул, районның төп бюджетны формалаштыручы предприятиесендә – Урыссу химия заводында күзәтелде: бу аның биш төп заказчысының берсе китү белән бәйле. Агымдагы елның биш аендагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча, Әпсәләм комбинатында да берникадәр дәрәҗәдә җитештерү күләме кимү күзәтелгән.
Шул ук вакытта ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсешләре рейтингында безнең район 28нче урыннан (2013 елның декабре) 20нче урынга кадәр күтәрелгән, шәһәр һәм авыл халкы булган муниципаль районнар рейтингында – бишенче урыннан өченче урынга күтәрелгән. Узган елда тормыш дәрәҗәсе һәм табышларны легализацияләү рейтингында безнең район республикада икенче урынны яулаган, агымдагы елның февралендә район югалган позицияләрен кире кайтарган һәм шәһәр һәм авыл халкы булган районнар арасында беренче урынны алып тора.
- Гомуми икътисади вәзгыятьне бәяләүнең объектив критерие булып халык табышлары тора, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Вәдигуллин. – Тулаем алганда, зур һәм урта предприятиеләр буенча гыйнвардан майга кадәр бер эшләүченең хезмәт хакы 21 мең сумнан артык тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш – 11,5 процент. Район актив рәвештә республика программаларын тормышка ашыруда катнаша. Әйтик, капремонт программасы кысаларында 110 күп фатирлы йорт ремонтланган. 2014 елда 23 миллион сумнан артык суммага 12 йорт ремонтлау планлаштырыла. Юлларны ремонтлауга - 50 миллион сумга якын, мәгариф объектларын капталь ремонтлауга – агымдагы елда ремонт эшләре өч мәктәптә алып барыла - 16 миллион сум бүленгән.
Ахырда Вәдигуллин, Урыссу электр-механика заводы мисалында район җитәкчелегенең бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлегенең уңай практикасын ассызыклап, җир өчен аренда бәясен түләү буенча муниципаль ташламаларны күздә тоткан инвестицион килешүләр төзү тәкъдиме белән мәрәҗәгать итте.