Бу турыда бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атна саен үткәрелгән киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Владимир Осин хәбәр итте.
- Район башкарма комитетында, - дип билгеләп үтте ул, - җылыту сезонына әзерлек буенча әлеге сорауны җайга салырга тиеш булган штаб эшли. Бүгенге көндә агымдагы ремонт акчасы хисабына идарә итүче оешмалар тарафыннан эшермәләрнең һәм вентильләрнең төзеклеген тикшерү, подъезд тәрәзәләренә пыяла кую, торба үткәргечләрдә җылылыкны изоляцияләү кебек һәм башка эшләр башкарыла. Мәгариф объектларында җылыту сезонына әзерлек – 20 проценттан артык, сәламәтлек саклауда (ике табиблык амбулаториясендә һәм 17 ФАПта) – 35, мәдәният учреждениеләрендә – 19 һәм “Уруссу-Водоканал” ҖЧҖ объектларында 35 процент тәшкил итә. Урыссу ГРЭСында мөһим булган резерв ягулык-мазут запасы булдырылган.
Киңәшмә барышында тормыш тәэмин итүнең башка сораулары да тикшерелде. Райондагы оператив хәл турындагы мәгълүматта сүз автотранспотны исерек хәлдә йөртүне кисәтүгә юнәлтелгән эш турында барды. Әлеге эшне туктатырга ярамый, дип ассызыклады район башлыгы Рөстәм Нуриев, чөнки кешеләр ахыр чиктә исерек йөртүчеләр белән көрәшнең һәрвакыт алып барылачагын аңларга тиеш. Коры, янгын куркынычы тудырган һава торышын билгеләп, Нуриев җирлек башлыклары игътибарын халык арасында аңлату эшләре алып бару, чиктән тыш игътибарлы булып калу мөһимлегенә юнәлтте. Янгын хезмәте мәгълүматы буенча, агымдагы елда 20 тапкыр ут чыккан.
Ахырда җирлек объектларында баланс тотучыларны билгеләүгә кагылган милек мәсьәләсе тикшерелде.