Безнең район республиканың авыл хуҗалыгы производствосына ярдәм итү программаларында катнашуын дәвам итә.
Әйтик, агымдагы елда Идрисов Р.З. КФХ 2 миллион 400 мең сум күләмендәге суммага грант откан: 792 мең сум – РФ акчасы һәм 1 миллион 608 мең сум – ТРдан. “2012-2014 елларга Татарстан Республикасы крестьян (фермерлык) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасының гамәлдә булу чорында грантларны районның барлыгы 14 фермеры алган. 2014 елда, аграр секторны киләчәктә үстерү өчен, “2014-2016 елларга АПКны үстерү программасы” эшләнгән һәм кабул ителгән.