Районда “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе узачак

2014 елның 22 июле, сишәмбе

Татарстанда 22 июльдән 22 октябрьгә кадәр “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе уза.

Акция мәктәп китапханәләре фондын дәреслекләр, фәнни-популяр, белешмә, матур әдәбият белән тулыландыру максатында үткәрелә. Мәктәпләрне бюджет акчасына мөмкин булганча тулырак тәэмин итү өчен максималь көч куелуга карамастан, мәгариф учреждениеләрендә соңгырак елларда нәшер ителгән басмаларга (искеләрен алмаштыру өчен) ихтыяҗ кала бирә. Акциядә катнашу бары тик ирекле нигездә тормышка ашырыла. Анда мәктәп укучылары гына түгел, барлык теләүчеләр, шулай ук оешмалар да катнаша ала. Акциягә нәтиҗәләр агымдагы елның октябрендә ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International